Без «Экспертиза без воды» сәхифәсен башлап җибәрәбез, анда төзелеш экспертизасы эшенең нечкәлекләрен гади тел белән аңлатачакбыз.
РФ Шәһәр төзелеше кодексының 49 маддәсе нигезендә, проект документациясе һәм инженер эзләнүләре нәтиҗәләре дәүләт яки дәүләтнеке булмаган экспертиза узарга тиеш, әмма искәрмәләр бар. Алар турында ТР Дәүләт экспертизасының Инженерлык белән тәэмин итү бүлегенең баш эксперты Роман Нуретдинов сөйләячәк.